Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасыделегациясе Мәскәүдә «Алтын көз – 2014” XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Күргәзмәне ачу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм башкалар катнашты.
Зур аграр форумны ачып, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе җир хезмәтчәннәрен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады, аграрчыларның Россия азык-төлек иминлеген ныгытуга үзләреннән керткән өлешләрен, куйган хезмәтләрен билгеләп үтте һәм тармакның иң уңган-булган вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Дмитрий Медведев һәм Николай Федоров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы стендын һәм төбәкләрэкспозициясен карап чыкты. Мәдәният елында илебезнең авыл хуҗалыгы уңышлары һәм аның мөмкинлекләре күпмилләтле Россиянең мәдәни традицияләре призмасы аша күрсәтелгән. «Җанлы мәдәният» темасы заманча инсталляция — Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелә торган продуктлардан төзелгән күләмле картиналар рәвешендә бирелгән.
Иә яхшы күргәзмә традицияләрен саклап, «Алтын көз» кхргәзмәсе АПК уңышларын киң күләмле итеп күрсәтте, ул халыкара эре демонстрацион мәйданга әверелде. Беренче мәртәбә 1939 елда ачылган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе сугыштан соң Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) әверелде. ВДНХның юбилее БДБ дәүләтләре экспозициясендә чагылыш тапты. Бердәм күргәзмә мәйданында беренче мәртәбә Россия, Әзәрбәйҗан, Армения, Беларусия, Төрекмәнстан АПК казанышлары киң колачлап күрсәтелде.
Күргәзмә кысаларында Авыл тематикасы буенча мәгълүмат-агарту проектларының бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Җиңүчеләр һәи призерлар - авыл тормышы рәвешен популярлаштыру буенча иң яхшы мәгълүмат-агарту проектларының авторлары – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр.
«Алтын көз” күргәзмәсендә беренче мәртәбә яшелчәләрдә уеп ясалган сәнгатьле бизәк буенча конкурс үткәреләчәк.
Быел агар форум эшендә Россия Федерациясенең 50дән артык субъектыннан һәм 24 чит илдән 2500дән артык предприятие катнаша.
Күргәзмәгә үз продукциясе үрнәкләрен Татарстаннан «Ак Барс холдинг» ААҖ, «УК «Просто молоко» ИК” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ЯАҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «ТК «Майский» ТК” ҖЧҖ, Татарстан кулланучылар берлеге, Фермерлар, крестьянхуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе кебек предприятиеләр алып килгән. Татарстан Республикасы АПКыннан барысы 16 предприятие.
Күргәзмә ВДНХ территориясендә Россия агросәнәгать атнасы кысаларында 8-11 октябрь көннәрендә узачак.