Иртәгә Агросәнәгать паркында мәгариф оешмалары ярминкәсе булачак

2014 елның 10 октябре, җомга

Иртәгә, 11 октябрьдә«Казан” агросәнәгать паркында белем бирүнең төбәк системасын камилләштерү һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатларында мәгариф оешмаларының көзге республика ярминкәсе узачак. Ярминкәдә мәктәпләр, көллиятләр, Казан һәм республиканың муниципаль районнары техникумнары катнаша.

Мәгариф оешмалары ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе, укучылар һәм студентлар куллары белән әзерләнгән төрле бакчачылык товарлары, текстиль әйберләр, кулинария әйберләре, җиһазлар, көнкүреш әйберләре булачак. Моннан тыш, килүчеләргә агач, тимер осталарының әйберләрен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

Калган алты мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, аларда Татарстанның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре үз продукцияләрен сатачаклар.

Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәгә Балык Бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ,“Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ кебек оешмалар продуктлары була.


Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс”кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Майский”теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Арча” ҖЧҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.


Авиатөзелеш районы ярминкәсенә (Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда) Питрәч муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, «Татагрохим» ААҖ продукциясе китерелә.

Мәскәү муниципаль районы ярминкәсендә Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең, Татарстан кулланучылар берлеге, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәТәтеш муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы) товар җитештерүчеләре үз продукциясе сатылачак.

Вахитов районының Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” ХК ААҖ, “Лаеш балык заводы” ЯАҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ һәм Лаеш муниципаль районы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International