9 октябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Хөкүмәт утырышында 2014 ел уңышын җыеп алуның башлангыч йомгаклары һәм 2015 ел уңышы өчен сезонлы кыр эшләрен башкару фаразы турында мәгълүмат бирде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе, Россия Федерациясендә төп авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 8 октябрьгә 90,1 % мәйданда җыелган. 101,7 млн. тонна ашлык алынган (2013 елда – 82,4 млн. тонна). Бөртеклеләрнең уртача чыгышы 25 ц/га тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечләрдән 2,9 ц/га артык.
АПК идарәсенең төбәк органнарының төгәлләштерелгән күрсәткечләре буенча агымдагы елда җыелган ашлыкның башлангыч гомуми күләме 110,9 млн. тонна тәшкил итә, ә чистартылган килеш – 104,2 млн. тонна. Бу 2008 елдан соң (108 млн. тонна) икенче рекордлы нәтиҗә.
Россия буенча бөтен җирдә орлыкка кукуруз (52,5 % мәйданда) һәм дөге (65,9 % мәйданда) җыю дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында бәрәңге һәм яшелчә җыю тиз темплар белән бара. Бәрәңге 87,1% мәйданнан 5,5 млн. тонна җыелган, узган елга караганда ике тапкыр артыграк. Яшелчәләр 73,9% мәйданда җыелган, гомуми җыем 2,8 млн. тоннадан артып киткән, узган елгыга караганда 1,5 млн. тоннага артыграк.
Соя һәм рапсның күләме быел рекорд күләмнәрдә көтелә, дип хәбәр итте аграр ведомство җитәкчесе.
Бүгенге көннәрдә 2015 ел уңышына нигез салу дәвам итә. 16,5 млн. га мәйданда көзге культуралар чәчү фаразлана, ул былтыргыдан 0,5 млн.га артык. Тулаем ил буенча 16,5 млн. га чәчелгән (2013 елда – 9,1 млн. га).
Төбәкләр күрсәткечләре буенча, агымдагы елда сезонлы кыр эшләрен уздыру өчен 2,6 млн. тонна минеральашлама алырга кирәк булачак.
Николай Федоров әйтүенчә, авыл хуҗалыгы эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен ел саен кимендә 20 тарктор, 8 мең ашлык суктыру һәм азык җыю комбайны сатып алырга кирәк.
Ашлык күп җыелуга һәм аңа бәясе төшү куркынычы булуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны интервенция фондына сатып алу планлаштырыла. 5 млн. тонна сатып алу фаразлана. Бүгенге көнгә 1 млн. 384 мең тонна ашлык саклауга салынды инде.
2015 елда барлык чәчү мәйданы 79,4 млн. га булыр дип фаразлана, кузаклы культураларның чәчү мәйданын162,9 мең гектарга арттыру (1 790,6 мең га), кукурузны – 14 мең гектарга (2 748,6 мең га), тарыны – 12,7 мең гектарга (530,5 мең га), дөгене – 7,8 мең гектарга (204,0 мең га), сабан рапсын 16,5 мең гектарга (947,3 мең га)һәм шикәр чөгендерен 32,4 мең гектарга арттыру (950,6 мең га) күздә тотыла.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук Алтай крае, Алтай, Хакасия һәм Тыва Республикалары территориясендә су басудан зыян күргән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең өлешчә чыгымнарын каплау өчен бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турында да әйтеп китте. Авыл хуҗалыгын үстерү программасыннан 25,9 млн. сум төбәкләр бюджетларына бюджетара трансфертлар күчерү карала.
Федераль министр Россия Федерациясенең кайбер закон актларының үз көчен югалтулары хакында да әйтеп узды.
Хөкүмәт утырышы тәмәмланганнан соң Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгыжурналистлар сорауларына җавап бирде.