Бүгенге үсеш һәм перспективалар

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

«Россия Федерациясендә сөт терлекчелегенең торышы һәм аңа дәүләт ярдәме чаралары» – шундый исем астында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты “Алтын көз – 2-14” XVI Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында түгәрәк өстәл уздырды.

Фикер алышуда федераль аграр ведомствосының профильле департаментлары, субъектларның АПК идарәләре органнары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, фән һәм бизнес өлкәсе вәкилләре катнашты.

«Россия Федерациясендә сөт терлекчелеген үстерүнең торышы һәм перспективалары, аңа дәүләт ярдәме чаралары» темасына нотык белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директорыВладимир Лабинов чыгыш ясады. Ул, агымдагы елның 8 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 9,9 млн. тонна сөт җитештерелде, дип билгеләп үтте. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 1,6 %ка артыграк.

Киров, Воронеж, Свердловск, Белгород өлкәләрендә һәм Удмуртия Республикасында сөт җитештерүнең тотрыклы үсешен тәэмин итәләр.

Владимир Лабинов шулай ук федераль аграр ведомствоның Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертүе турында да ассызыклап әйтте. Аларда сөт терлекчелегенә ярдәм итүнең барлык юнәлешләрен аерым ярдәмче программага кертү каралган.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук илдә сөт терлекчелеген үстерү перспективаларын да карадылар. Тармакның әйдәүче белгечләре аерым төбәкләр үрнәгендә сөт терлекчелеген үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International