Казанда республика мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2014 елның 11 октябре, шимбә

Бүген Казанда Татарстан мәгариф учреждениеләренең ел саен оештырыла торган авыл хуҗалыгыярминкәсе узды. Агросәнәгать паркында җәелдерелгән сәүдә рәтләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков йөреп чыкты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов, вице-премьер Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры ЭнгельФәттаховТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде.

Ел саен була торган Татарстан мәгариф учреждениеләре ярминкәсе быел аеруча зур күләмдә оештырылган. Агросәнәгать паркы мәйданчыгына республиканың барлык муниципаль районнарыннан мәгариф учреждениеләре - мәктәпләр, урта махсус һөнәри уку йортлары - үзләренең авыл хуҗалыгы продукциясен алып килгәннәр. Ярминкәдә 60ка якын мәгариф учреждениесекатнашты, алар үзләре үстергән бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит, шулай ук үз куллары белән ясалган, тегелгән әйберләр алып килгәннәр.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков башта сәүдә рәтләрендә булды, сатучылар һәм мәгариф учреждениеләрендә укучыларның үзләре белән аралашты, шуннан соң, ярминкәдә катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, беренче читартта, укытучыларга рәхмәт белдерде. “Сезнең зур хезмәтегез нәтиҗәсендә Россидә тиңе булмаган шундый искитмәле ярминкә барлыкка килде», - дип белдерде И.Халиков.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кырларда практик күнекмә бирү - Татарстан мәгариф өлкәсендә күптән килә торган бик яхшы гадәт, дип искә төшерде ул. «Вакыт исә моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын раслады», - дип ассызыклады ТатарстанПремьер-министры.

Ул шулай ук Агросәнәгать паркына республика башкаласы халкы өчен сыйфатлы продукция алып килүчеләргә казанлыларисеменнән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International