ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга
8-11 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узган «Алтын көз-2014» XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 10сы медальләргә һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатларына лаек булды.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Алтын көз – 2014” Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Мәскәүдә нәселле һәм товар терлекчелеге күргәзмәсе уздырылды, бу күргәзмзгә илдә үрчетелә торган нәселле эре мөгезле терлек, сарыклар һәм кәҗәләр, затлы мехлы җәнлекләр, кош-корт, балык һәм умарта китерелгән иде.
17-18 октябрьдә Кукмара муниципаль районында “Хезмәт кешесенә дан” яшькомбайнчылар конкурсы узачак.
13-17 октябрьдә Татарстан Республикасының Биектау районында “Урак һәм Чүкеч” хуҗалыгы базасында «Сөт фермасында технологик аудит» курсы буенча 5 көнлек укутренингы уздырыла.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Агымдагы елның 8 октябреннән 11 октябренә кадәр Мәскәүдә узган “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы экспозициясе составында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты да катнашты.

Бүген Идел буе федераль округының барлык төбәкләре катнашында бәяләр мониторингы буенча видеоконференция узды.

Видеоконференцияне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Волковүткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, быел көнбагыш май алу өчен 81 мең га мәйданда үстерелгән, бүгенге көнгә шуның 38 проценты җыелган. 40 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырылган, уңдырышлылык 13,0 ц/га тәшкил итә. Чимал майэкстракция заводында эшкәртелә.

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Узган атнада КНИТУ базасында Республика икмәк заводларының икмәк пешерүчеләре һәм кондитерлары арасында “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” республика смотр-конкурсы узды, аны АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасының икмәк җитештерүчеләр берлеге оештырды. Конкурста катнашучыларны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының икмәк җитештерүчеләр берлеге рәисе Илдар Никифоров һәм АПК хезмәткәрләренең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина чыкты.
«КАМАЗ» ААҖ ул төзелә башлауга 45 ел уңаеннан, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган «Юбилей» авточабышы уздыра.
2014 елның 9 – 12 октябрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XIнче авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының икенче зонасы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International