Татарстанда тавык йомыркасы җитештерү күләмнәре җайга салынды

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда тавык йомыркасы җитештерү күләмнәре җайга салынды. Ел башыннан алып588 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 102 % тәшкил итә, дип хәбәр итә “Татарстан кошчылык сәнәгате” ҖЧҖнең генераль директорыМарс Алиев.

Cентябрь аенда гына да 69 млн. данә йомырка җитештерелгән, 2013 елның сентябренә карата 131 проценттәшкил итә.

Тавык ите ел башыннан 124 мең тонна җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 102 % тәшкил итә.

Тавыкларның баш саны 12,5 млн. исәпләнә – 2013 елга карата 102 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә«Татар-информ» МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International