Татарстан «Алтын көз – 2014” XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша, ул 8-11 октябрьдә Мәскәүдә уза. Безнең республиканың экспозициясе 200 кв.м, Россиянең башка субъектларыныкыннан шактыйга күбрәк. Татарстан Республикасы аграр делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.
«Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсе 10 дәвамында ел саен уздырыла. Аграр форум авыллыларның һөнәри бәйрәменә– Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрелә. Быел аны Мәскәү Хөкүмәте, Россия Авыл хуҗалыгы академиясе, ВДНХ ярдәме белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Күргәзмәгә үз продукциясе үрнәкләрен Татарстаннан «Ак Барс холдинг» ААҖ, «УК «Просто молоко» ИК” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ЯАҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «ТК «Майский» ТК” ҖЧҖ, Татарстан кулланучылар берлеге, Фермерлар, крестьянхуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе кебек предприятиеләр алып бара. Татарстан Республикасы АПКсыннан барысы 16 предприятие. Моннан тыш, Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең бер өлеше реклама проспектларында биреләчәк. Агросәнәгать форумы барышында алып килгән азык-төлек продуктларын татып карарга да мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Алтын көз”не Россиянең башка төбәкләреннәнавыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән очрашу һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату өлкәсендә тармакара элемтәләр урнаштыру өчен уңай чара дип карыйлар.