2014 елның 31 октябреннән 1 ноябренә кадәр Казанда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгыныңяшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы белгеч» һөнәри осталык конкурсы узачак.
Конкурс «2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программасы кысаларында «Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырыла.
Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 27 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурста авыл хуҗалыгы оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча эш стажы кимендә бер ел булган хезмәткәрләре катнаша ала. Шулай ук Россия Федерациясендә теркәлгән оешмаларның югары һәм урта һөнәри белеме булган белгечләре һәм хезмәткәрләре катнашырга мөмкин.
Конкурс «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы механизатор», «Машина белән иң яхшы сыер саву операторы», «Иң яхшы хиспчы- икътисадчы» номинацияләре буенча уздырыла.
Конкурс ике этапта уздырылачак – теоретик белемнәрне һәм практик эшне тикшерү буенча.
Җиңүчеләр дипломнар һәм чит илгә бер атнага стажировка белән, шулай ук һәр номинация буенча 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум акча белән бүләкләнәчәкләр.
Конкурста катнашу өчен белгечләр гариза, шәхесне раслый торган документның күчермәсен, белем турында документның, кушымтасы белән, күчермәсен, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүченең җитәкчесе тарафыннан таныкланган хезмәт кенәгәсе күчермәсен (аны биргән көнгә хезмәт эшчәнлеген дәвам итүе турында тамга белән) җибәрергә тиеш булалар.
Конкурста катнашуга гаризаны, кирәкле документлар һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы белгеч» һөнәри осталык конкурсында катнашуга гариза” дигән тамга белән, amo-rt@mail.ruэлектрон почтага йә почта аша: Татарстан Республикасы, 420014, Казан шәһәре, а/я 30 адресы буенча җибәрергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон:
(843)221-75-97