Россия өчен традицион (милли) спорт төрләре буенча бөтенроссия ярышлары

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасы чаралары кысаларында 2014 елның августыннан декабренә кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия өчен традицион (милли) спорт төрләре буенча бөтенроссия ярышлары (алга таба - Ярышлар) үткәрелә.

Ярышлар программасында 17 төр спорт буенча ярышлар каралган, алар Россия Федерациясенең 10субъектында узачак.

2014 елның 3 октябреннән 5 октябренә кадәр Башкортостан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә Көрәш (Татар-Башкорт көрәше) буенча ярышлар узды.

Татарстан Республикасы командасында Балтач, Биектау, Түбән Кама, Сарман муниципаль районнары көрәшчеләре алдынгы урыннар өчен көрәштеләр һәм команданы беренче урынга чыгардылар. Икенче урынныБашкортостан Республикасы командасы алды. Өченче урынга Пермь крае командасы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International