Сезне һөнәри бәйрәм - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм.
Республика игенчеләре өчен ел җиңел булмады - җәйнең яңгырларсыз, һава шартларының көйсез булуы чәчүлекләрне саклап калу өчен, ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу, терлек азыгын тиешле күләмдә җыеп калу өчен шактый кыенлыклар тудырды. Шул шартларда да 3,6 млн. тоннадан артык ашлык суктырып алынды, җитәрлек күләмдә бәрәңге һәм яшелчә җыелды. Болар барысы да урып-җыю комплексында катнашучыларның – игенчеләрнең, механизаторларның, шоферларның, барлык авыл хезмәтчәннәренең тырышып, армый-талмый эшләү нәтиҗәсе.
Барыбызга да мәгълүм, агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше терлекчелек тармагының торышына аеруча бәйле, терлекчелектән башка авыл була алмый. Булган барлык кыенлыкларга да карамастан, терлекләрнең баш санын һәм аларның продуктивлылыгын саклап кала алган терлекчеләр бары тик мактау сүзләренә һәм рәхмәткә лаек. Сөт һәм ит быел узган елга караганда артыграк җитештерелде.
Хосусый хуҗалыкларның, авыл эшкуарларының роле көннән-көн арта. Гаилә фермалары да елдан-ел арта бара – аларның саны меңнән артып китте инде. Гаилә агробизнесы һәм фермерлар продукциясен уңышлы сату өчен республика башкаласында “Казан” агросәнәгать паркы төзелде, анда килүчеләр һәрвакыт кулай бәяләрдән сыйфатлы продукция сатып ала алалар. Казан шәһәрендә һәм республиканың башка районнарында даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла.
Республикада авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итү буенча зур программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Аграр секторгаинвестицияләр кертү исәбенә йөзләгән сөт, дуңгызчылык комплекслары, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү объектлары төзелде, алар заманча технологик җайланмалар белән җиһазландырылды.
Татарстанда булдырылган куәтле агросәнәгать комплексы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү күләмен арттырырга ярдәм итте. Бүгенге көндә республика авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм аның эшләнмәләренә булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә. Монда нәтиҗәле эшләүче эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең дә өлеше зур. Евроберлектән, АКШтан һәм башка кайбер илләрдән азык-төлек кертү чикләнгән бүгенге шартларда бу аеруча мөһим. Импортны алмаштыру программасында катнашып, без азык-төлек базарында үз урыныбызны ныгыта, конкуренциячел өстенлекне үстерә алабыз. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска гына кирәк.
Хөрмәтле дуслар!
Сезгә фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләвегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә чын күңелдән игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек телим, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
М.Г. Әхмәтов