ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Чистай муниципаль районында техник культуралар - рапс һәм көнбагыш җыю дәвам итә.

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында терлекчелек фермаларын төзекләндерү буенча күләмле эш башкарыла.
2015 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренең Россия ассоциациясе («Росагромаш» ассоциациясе) әгъзалары конференциясе узачак.

19
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген Казанның сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Быел Лаеш муниципаль районы районында халыкны үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә районның бәрәңге үстерүчеләре дә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Соңгы елларда республикада ел саен диярлек дымга кытлылык күзәтелә. Үсемлекләр үсә торган, аларга дым иң кирәк чорда көндезге температураның югары торуы, яңгырларның сирәк булуы туфракны берәр метрга кадәр киптерә. 

18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре иртәгә, 19 сентябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында узачак.

Татарстанның Нурлат муниципаль районы Фомкино авылы участок ветеринария пункты базасында терлекләрне ясалма аталандыру буенча белгечләрне зональ укыту курсы узды. Мондый семинарлар республиканың дүрт зонасында үткәреләчәк, аларда барлык ветеринария табиблары шәхси хуҗалыкларга һәм терлекчеләргә ярдәм итү буенча теоретик һәм практик укулар узачак.

Бу елның 20 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-демонстрация үзәге базасында «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак.


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында атларда дистанция ярышларын уздыруны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, әлеге ярышлар 2015 елның 26 сентябрендә 40 һәм 80 километр дистанцияләрдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International