Татарстанда Ат үрчетүчеләр ассоциациясе төзелә

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасының Ат үрчетүчеләр ассоциациясен төзү турындагы карар 2015 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында узган киңәшмә йомгаклары буенча кабул ителде. Бу чарада Татарстан Республикасыда ат үрчетүнең торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләшү булды.

Ассоциациянең эшчәнлеге республикада ат үрчетүчеләрнең, фәнни хезмәткәрләрнең, белгечләрнең, спортчыларның һәм ат яратучыларның көчен яхшы токымнарны саклап калу, арттыру һәм камилләштерү, эчке һәм чит ил базарларында аларның абруен һәм конкуренциягә сәләтлелеген арттыру чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен берләштерүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International