Татарстанда фермер хуҗалыкларында сарыклар саны арткан

2015 елның 21 ноябре, шимбә

2015 елның 1 ноябренә республикада 379 мең баш сарык исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда - 51,4 мең баш (узган елга карата 103%), шәхси хуҗалыкларда - 328 мең баш (98%).

Мәсәлән, Яңа Чишмә районының «Архангельский» КФХ ҖЧҖендә 1563 баш сарык исәпләнә, шул ук районның «Козлов В.В.» КФХында - 1493 баш, Арча районының «Пионер» ҖХында - 1633баш, Алабуга районының Фалалеев О.О. КФХында - 1043 баш, Тукай муниципаль районының Минеев В.Н.КФХында - 812 баш, Биектау районының Гарипов А.Н. КФХында - 450 баш, Түбән Кама районының«Кармалы» АФ ҖЧҖендә - 935 баш.

Бүгенгә сарыкларны тотрыклы үрчетүнең ачык мисалы – Тукай районының «Эдильбай» ҖЧҖ, анда 2320 баш сарык исәпләнә (узган елга карата 108%). хуҗалыкның үзендә үк терлек сую цехы бар. Үрчетелә торган сарыкларның төп токымы - эдильбай сарыклары.

Республикада аеруча перспективалы һәм еш очрый торган токымнар - татарстанский, прекос, романовский һәм эдильбай сарыклары.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2015 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында” 2015 елның 26 февралендәге 120 номерлы карары нигезендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сарыклар сатып алуга чыгымнарны каплауга бер килограмм тере авырлыкка 20 сум исәбеннән субсидияләр бирелә (2016 елда - 30 сум), шулай ук 40/60 программасы буенча фермалар өчен техника һәм җайланмалар сатып алуга субсидияләр, инфраструктура (юллар һ.б.) булдыруга чыгымнар өлешен каплауга компенсация каралган.

2016 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ана сарыклар һәм кәҗәләр үрчетүгә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү планлаштырыла.

Сарык үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәме ел саен “Татарстан Республикасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” һәм “Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” программалары буенча бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International