Татарстан Республикасында 2015 елның 10 аенда барлык категория хуҗалыклар буенчатулаем продукция күләме 189,4 млрд. сум тәшкил итте.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләменнән терлекчелеккә 111,7 млрд. сум туры килә,үсемлекчелеккә - 77,7 млрд. сум, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
Авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының 2015 елның 10 аенда акчалата кереме 67,8 млрд. сум тәшкил итә (2014 елның 10 аенда - 57,9 млрд. сум). Шул ук вакытта терлек һәм кош ите сатудан - 27,9 млрд.сум, сөттән - 16,2 млрд. сум, йомыркадан - 2,9 млрд. сум, ашлык сатудан - 10,8 млрд.сум,яшелчәдән 2,2 млрд. сум тәшкил итте.
«Акчалата керемнең артуы, җитештерүнең чыгымлылыгын киметү һәм нәтиҗәлелекне арттыру резервларын ачыклау белән бергә, тармакның финанс нәтиҗәләренә дә уңай йогынты ясый», - диде Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы киңәшмә барышында шулай ук муниципаль районнарның икътисадый күрсәткечләре комплексы буенча рейтингы турында да әйтеп узды(агымдагы бәяләрдә тулаем продукция - 100 га авыл хуҗалыгы җирләренә карата, 1 га чәчүлектән акчалата керем, бер хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы, 1 сум акчалата керемгә дәүләт ярдәме, сатудан табышлылык).