Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү буенча эш алып барыла

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2015 елда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре Татарстанда тиешенчә кулланылмый торган җирләрне ачыклау һәм аларны файдалануга юнәлтү максатында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшерү чаралары үткәрделәр.

Тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 39,2 мең гафайдаланылмый торган җирләр булуы ачыкланды, шул исәптән Мөслим муниципаль районында - 9,6 мең га, Нурлат районында - 2,5 мең га, Лаеш районында - 2,4 мең га, Чистай районында - 5,3 мең га, Әлмәт районында - 5 мең га, Бөгелмә , Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Питрәч, Тәтеш районнарында - 1,5 меңгектардан артык.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү буенча чаралар планы төзелде, анда мондый җирләрне нәтиҗәле эшләүче хуҗалык субъектларына тапшыру күздә тотыла.

Шулай итеп, 2015 елның маеннан 14 мең гектардан артык җир файдалануга кертелде, шул исәптән 2 мең гектарга якын - Чистай районында,  1 мең гектардан артык - Әлмәт, Питрәч, Арча, Түбән Кама һәм Тәтеш муниципаль районнарында.

Җирләрнең бер өлешен – 10 мең гектарга якынын – түбән уңдырышлы, агач-куак үсеп киткән, эшкәртү өчен уңайсыз булган җирләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агач-куаклыклар җиренә күчерергә тәкъдим итте. Мәсәлән, Әгерҗе муниципаль районында 2012-2014 елларда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан 8 мең гектарга якын комлы чәчүлек агач-куаклыклар үсентеләре җирләренә күчерелде.

Враслау базхасын яхшырту максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге белгечләре тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдаланып булмый торган җирләргә күчерү билгеләренең исемлеген раслау турындагы карары проектына кайбер тәкъдимнәр бирделәр. Бу тәкъдимнәр Россия Федерациясе субъектларына тискәре процессларны билгеләү, шул исәптән чүпле, агач-куак үсеп киткән, сазлык, су эрозиясе таралган, туфрагы тыгызланган, рекультивацияләү таләп итә торган, җир кишәрлекләрендә теркәлмәгән карьерлар һәм чүплекләр барлыкка килгән җирләрне ачыклау буенча вәкаләтләр тапшыру өлешенә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International