ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Игенчеләр саренда ветеринар-пенсионерлар белән очрашу булды.
23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Әсәнбаш” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында район башлыгы Сергей Димитриев һәм агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашында терлекчелек күрсәткечләрен арттыру мәсьәләләре буенча семинар узды.
Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре иртәгә, 26 сентябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында узачак.
2015 елның 26 сентябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган дистанциягә ат чабышлары буенча ярышлар узачакЯрышлар 40 һәм 80 километр дистанцияләрдә була.

24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы муниципаль районының Лашман урта мәктәбендә үстерелгән яшелчәләрне саклау өчен баз казыдылар.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе Яңа Арыш авылының «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖ – зур булмаган терлекчелек шәһәрчеге, аның терлекләрне чыгарып йөртерлек мәйданчыгы булган сыер фермасы, сенаж траншеялары белән азык мәйданы,фураж складлары, сөт блогы бар.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Степаненко белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Хөкүмәтнең импортны алыштыруга юнәлдерелгән курсы кысаларында Россия авыл хуҗалыгы машина төзелеше» темасы буенча  авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренең Россия ассоциациясе («Росагромаш» ассоциациясе) әгъзалары конференциясе узды.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы хуҗалыкларында терлекчелек комплексларын кышкы чорга әзерләү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International