ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

«Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Красновидово бүлекчәсе терлекчелек комплексында чиста токымлы ит терлеге асрыйлар.

Бү бүлекчә Герефорд токымлы эре мөгезле терлек үрчетү буенча нәсел хуҗалыгы дигән статуска ия. 

2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида. Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов та Казахстан һәм Россия төбәкара хезмәттәшлегенең XII Форумы эшендә катнаша.
Әлки муниципаль районында икенче урак өсте башланды - комбайнчылар көнбагыш суктыра башладылар. Мәсәлән, «Хузангай» АХҖКында бу май культурасын җыюга 14комбайн чыкты.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бу елның 14 сентябрендә республикада «Көзге игелек атнасы - игелекле гамәлләр эстафетасы» дигән ирекле акция узды, ул җирле бергәлекнең социаль проблемаларын хәл итүдә һәм халыкның граждан активлыгын күтәрүдә мөһим рерурс буларак игелекле гамәлләр кылу идеяләре белән чыгуга багышланган иде.
Кичә, 14 сентябрьдә, Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасының Сөт бизнес академиясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Өч дистә республика президент программаларыннан берничәсе авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы мотор ягулыгын иң күп кулланучыларның берсе. Йөк автомобильләре, тракторлар һәм башка үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасы өчен ел саен 160 мең тонна дизель ягулыгы тотыла, ә автомобиль бензины - 18 мең тонна.

14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

14 сентябрьгә республикада 2,7 мең гектар җирдән 59 мең тонна бәрәңге җыелган, уртача уңыш гектардан 221 центнер тәшкил итә.

12 сентябрьдә Мәскәү үзәк ипподромында Россия Федерациясе Президенты призына XII ат чабышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International