Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләрнең баш санын арттырырга планлаштыра

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Спас муниципаль районының Екатериновка авылыннан Айсылу Мөхәммәтова терлекләр өчен яңа бина төзегән.

Бина 100 баш эре мөгезле яшь терлеккә исәпләнә һәм аның яртысы бозаулар кертү өчен әзер инде. Якындарак скважина казырга гына калган. Иске бинаны бозаулату бүлеге итеп җайлаштырачаклар.

«Яшь терлекләр санын арттыру турында элек тә уйлый идек инде. Бу бик мөһим, чөнки төп игътибар үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә бирелә хәзер», - дип сөйли хуҗалык башлыгы АйсылуМөхәммәтова.

Хуҗалыкта симментальский токымыннан булган бозауларга өстенлек бирелә. Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, бу токым Татарстан Республикасы шартларына күбрәк туры килә торганнардан санала. Әгәр барлык таләпләр үтәлсә, авырулардан барлык прививкалар вакытында ясалса, бу терлекләргә салкыннар куркыныч түгел.

Хуҗалыкта бу токымнан 23 бозау бар, тагын 33 сыер бозауларга тиеш.

Бозауларны тәҗрибәле терлекчеләр Рәшит Сәмигуллин һәм Рифат Хәсәнов карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International