Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынңа белгечләр комиссиясе 2016 елда авыл хуҗалыгы культураларын районлаштыру өчен сортлар билгеләделәр

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Кичә, 24 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культуралары сортларын районлаштыру комиссиясе утырышы булды, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды.

Киңәшмәдә «ТатНИИСХ» ФГБФУ директоры Марсель Таһиров, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Госсорткомиссия» ФГБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Сергей Турнин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генеральдиректоры Юрий Еров, «Рапс» ҖЧҖ генераль  директоры Сәйдәш Исрафилов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «ТатНИИСХ» ФГБФУ галимнәре һәм селекционерлары, дәүләт сорт участоклары мөдирләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре катнашты.

Авыл хуҗалыгы культураларының сортларын сынау хисабы белән «Госсорткомиссия» ФГБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Сергей Турнин чыгыш ясады. Ул көзге арыш, көзге һәм язгы бодай, солы һәм борчакның яңа һәм перспективалы сортларын сынау нәтиҗәләре турында сөйләде.

Татарстанда ел саен 27 авыл хуҗалыгы культурасының 300дән артык сорты сынау уза.

Утырыш йомгаклары буенча комиссия 2016 елда авыл хуҗалыгы культураларының түбәндәге сортларын районлаштыруга тәкъдим итте: көзге арыш («Талловская 44», «Подарок» сортлары), көзге бодай («Льговская 4»), сабан бодае («Хәят»), солы («Стиплер»), борчак («Кабан», «Усатый кормовой» сортлары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International