Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы фермеры 50 сыерга исәпләнгән яңа бина төзи

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Авыл эшкуары, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының КФХ башлыгы Марат Ситдиков “2015-2017 елларда гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча быел грант отты.

Хәзер ул 50 сыерга исәпләнгән яңа бина төзи. Нигезе, идәннәре салынган инде. Фермерзаманча сыер саву җайланмалары һәм автомат рәвештә азык өләшү җайланмасы урнаштыруны планлаштыра.

Бүген аның хуҗалыгында 31 савым сыер бар. Көнгә уртача савым 14-15 килограмм тәшкил итә. Сыерлардан тыш, монда тагын берничә баш яшь эре мөгезле хайван, сарыклар, кәҗәләр, куяннар, тавыклар һәм казлар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International