Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге советы рәисе Евгений Кузнецов белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елның 19 ноябрендәге УП-1113 номерлы Указы белән Евгений Кузнецов нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Аңа бүләкне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.
Үзенең җавап чыгышында Евгений Кузнецов республика җитәкчелегенә аның эшчәнлеген югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде.
Евгений Кузнецов – икътисадчы (икътисад фәннәре кандидаты), җәмәгать эшлеклесе. Ул эшкуар буларак эшчәнлек алып барган, шулай ук Россия Федерациясе Президенты администрациясенең эшлекле даирәләр һәм җәмәгать берләшмәләре белән элемтәләр бүлегендә, Иҗтимагый палатада эшләгән. 2007 елның 30 маеннан Россия Федерациясе кулланучылар җәмгыятьләренең Үзәк берлеге советы рәисе итеп сайланган.
Аның эшчәнлек өлкәсе киң. Болар – аерым алганда, Россия аграр хәрәкәте, Ашлык җитештерүчеләрнең милли берлеге советы, Мәскәү шәһәренең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча Эксперт советы, Россия кооперация оешмалары ассоциациясе (монда ул 2009 елның 20 маеннан аның президенты булып тора),Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы).