2014 елның ноябреннән Буа шәһәрендә борай (бодайның бер төре) эшкәртү заводы эшли башлады. Моңа кадәр предприятиедә 30 ел буена 16 төрле ярма эшкәрткәннәр, әмма соңгы вакытта ул эшләүдән туктаган булган. Борынгы культураны (Россиядә аны берничә ел элек кенә яңадан үстерә башлыйлар) эшкәртү эшенә Казанда яшәүче Марат Фәсхиев алына.
«Шушы заводны төзеткән һәм аның элеккеге җитәкчесе Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның киңәшләре һәм ярдәме бик күп булды. Аның белән бергәләп элек заводка Германиядән кайтарып урнаштырылган җайланмаларны борай эшкәртүгә, аның онын тарттыруга көйләдек, кулланучылар ихтыяҗын өйрәндек», - дип сөйләде Марат Фәсхиев.
Борай бөртеге каты һәм күпкатлы тышча белән якланган, шуңа күрә аны ваклау да авыр. Завод тегермәне моны югары дәрәҗәдә башкарырга мөмкинлек бирә.
Хәзер «Полба-М» (“Борай-М”) ҖЧҖ Буа халкына гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләренә, шул исәптән Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләре, Хабаровск крае халкына да төрле цехларда эшләнгән тулы һәм вакланган борай ярмасын, аның онын, 5 төрле макарон әйберләре, 3 төрле ипи тәкъдим итә.
«Киләчәктә печенье, прәнкәләр җитештерүне планлаштырабыз. Максат - бер-ике төрле культура кулланып, продукциянең ассортиментын киңәйтү. Германиядә, мәсәлән, 200 төрле продукция җитештерәләр», - дип сөйли Марат Фәсхиев.
Галимнәр фикеренчә, борайны моннан 6000 - 8000 еллар элек үк җитештергәннәр. Россиядә ул XIX гасырга кадәр таралган булган. Әмма, аны ваклау бик кыен булганга, бернинди минераль ашламалар кабул итмәгәнгә, туфракка таләпчән булганга күрә, шулай ук бодайның югары уңыш бирә торган яңа сортлары барлыкка килү аркасында бу культура арттагы планда кала. Моннан 10-15 ел элек Европада борайдан төрле азыклар әзерли башладылар. Борай - гена ягына килгәндә дә, бик сәламәт, корткычларга, авыруларга, корылыкка чыдамкультура. Аның бөртегенең тышчасы гына түгел, ә тулаем бөртеге туклыклы матдәләрдән тора. Бу – бик ваклаганда да, андагы туклыклы матдәләрнең сакланып калуын аңлата. Борай тагын күп кенә файдалы һәм дәвалау сыйфатларына да ия.