Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы крестьян-фермер хуҗалыгында гаилә фермасын киңәйтүне планлаштыралар

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Быел Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Роза Исхакова крестьян-фермер хуҗалыгында силос-сенаж траншеясы төзелде, «Доза-Агро» катнаш азыгын әзерләү буенча мини-завод һәм яңа «Беларусь МТЗ» тракторы сатып алынды.

Хуҗалык үз эшчәнлеген 2011 елның ахырында башлап җибәргән иде һәм бүген ул уңышлы эшләп килә. Анда “2012-2014 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча алынган грант ярдәмендә 100 сыерга исәпләнгән ферма тулысынча реконструкцияләнде һәм Вологда өлкәсеннән нәселле терлек (67 баш) сатып алынды.

«Минем ярдәмчеләрем бик ышынычлы: алар - ирем Фәрхать һәм улым Марат», - дип сөйли КФХ башлыгы Роза Исхакова.

Хуҗалыкта бу елның 10 аенда 300 тонна сөт савылган, 115 тонна ит җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда шактый артык. Шулай ук үткән сезонда 120 тонна печән җыелган, 950 тонна сенажсалынган.

Бүгенге көндә ит юнәлешендәге терлекләр өчен урыннар әзерләү буенча эшләр башкарыла. Хуҗалыкта терлекләр сатып алу 2016 елның язына планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International