ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, эре инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда минераль ашламаларга кызыксындыру субсидияләре бирү кагыйдәләре турында сөйләштеләр, әче туфракны известьлау һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге хуҗасыз объектларны рәсмиләштерү буенча эш тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.

14 октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак бушлай семинар агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Танып-белү семинарында җитештерүне тулысынча роботлаштыру һәм авыл хуҗалыгы тармагының барлык процессларын цифрлаштыру буенча тулы инструкция белән танышу булачак. Вебинар барышында Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге АҖенең цифрлаштыру һәм проект идарәсе бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов "Евротехнологияләр" ДКнең терлекчелек юнәлеше буенча проектлар җитәкчесе Марат Гатиятуллин белән бергә терлекләрне тукландыруны ничек автоматлаштыру:савымны тотрыкландыру һәм арттыру турында, шулай ук исәпкә алуны ничек алып барырга һәм терлекләр белән ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйлиячәкләр. Белем бирү семинарына теркәлү «Агрополия» порталында башкарыла.

Кукмара элеваторында эш бер генә минутка да тукталып тормый, ашлык киптерү җайланмалары бар куәткә эшли. Элеватор үзе 10 гектар мәйданны били, катнаш азык цехы – 4 гектар. Предприятиедә 45 мең тоннага кадәр ашлык сыйдырырлык 12 склад һәм дүрт ашлык киптерү җайланмасы бар. Ашлыкны төрле урыннардан алып киләләр – Мамадыш һәм Арча районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән һәм Марий Эл Республикасыннан.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 13 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә аграрийларны “Меркурий” системасын алып бару” темасы буенча вебинарда катнашырга чакырабыз. Курс спикеры Мамаев Ренат Рим улы, авыл эшкуарлыгын һәм кооперацияне үстерү буенча эксперт "Меркурий" системасы турында сөйлиячәк һәм электрон системада документлар белән эш операцияләрен башкару буенча күнекмәләр белән уртаклашачак.

Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 мең тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Иң яхшы бәрәңге уңышы Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды.

14 октябрьдә «Яшь фермер» интеллектуаль уенының финалистлары билгеле булачак. Финалистлар арасында Саба районыннан Милена Салихова командасы да бар иде. Алар жюрига «Ирекле тема» номинациясендә сарымсак үстерү буенча «Алтын суган» бизнес-планын тәкъдим иттеләр.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары һәм АПК идарәсенең төбәк органнары вәкилләре катнашты.

Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр. Татлы тамыр җыюга 12 августта керешкәннәр иде. 9101 гектар мәйданда 442,5 мең тонна чөгендер җыеп алдылар, уңдырышлылык - 486 ц/га. Кырларда «Ропа Тигр» маркалы 12 чөгендер җыю комбайны һәм 3 «Ропа Маус» чөгендер төягече эшләде.

Әлмәт муниципаль районында Слесаревлар КФХсы 2018 елда «Гаилә терлекчелек фермасы» программасы буенча 1 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.Әлмәт муниципаль районында Слесаревлар КФХсы 2018 елда «Гаилә терлекчелек фермасы» программасы буенча 1 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International