Татарстанның 129 фермеры “Минем фермерлык” мәйданчыгында 1587 товар тәкъдим итте инде

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, аграрийлар өчен әйдәп баручы банк - Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Минем фермерлык» цифрлы сервислар экосистемасын эшләгән. Система агробизнесны уңышлы алып баруда ярдәм итү өчен булдырылган һәм ул фермерлар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен маркетплейсны үз эченә ала.

Система күптән түгел генә эшли башлауга карамастан, бик тиз популярлык казанды. Бүгенге көндә Татарстанның 129 фермеры «Минем фермерлык» мәйданчыгында 1587 товар тәкъдим итте инде. Биредә теләсә кайсы фермер бушлай үзенең интернет-кибетен ачарга, үз товарларының витринасын булдырырга һәм заказлар алырга мөмкин. Шул ук вакытта фермерлар бәяләрне, илтеп тапшыру һәм түләү ысулларын үзләре билгели, ә сервис бизнесны алга этәрергә ярдәм итәчәк:каталогны булдырудан алып беренче алыш-биреш үткәрүгә кадәр. Үз продукцияңне чыгара һәм аны турыдан-туры кулланучыларга сата башлау өчен сылтама гына узарга кирәк.

Экосистема маркетплейсында авыл хуҗалыгы өчен товарлар белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр үз продукцияләрен урнаштыра алалар, бу сатып алучыларга үзләренә кирәкле товарны яки хезмәт күрсәтүләрне ышанычлы тәэмин итүчеләрдән табарга һәм сайларга мөмкинлек бирәчәк.

Мәйданчыкта персоналны сайлау мөмкинлеге бар. Ресурста резюмелар базасы бар, анда кирәкле хезмәткәрләр табарга, шулай ук булган вакансияләрне бастырырга мөмкин.

Шулай ук авыл хуҗалыгын алып бару өчен товарлар, шул исәптән орлыклар сайлау мөмкинлеге дә бик мөһим. Билгеле бер параметрлардан (игү төбәге, культура һәм куллану юнәлеше) чыгып, орлыкларны акыллы сервис ярдәмендә бер кликта сайлап алырга мөмкин.

«Минем фермерлык» экосистемасы кысаларында Татарстан эшкуарларына тагын берничә файдалы сервис тәкъдим ителә: ветеринар һәм зоотехникның онлайн-консультациясе, агротехнологияләр картасы, авыл хуҗалыгы белән идарә итү, шулай ук эшкуарларга үз эшләрен нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә торган башка бизнес-сервислар.

Продукттан файдалану мөмкинлекләре һәм шартлары турында тулырак мәгълүматны Россельхозбанкның Татарстан филиалының теләсә кайсы бүлекчәсендә яки 8(800)100-0-100 «кайнар линия» телефонына шалтыратып белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International