Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мамадышта узачак «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивалендә катнашырга чакыра

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

6 февральдә Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра.

SunnyФЕСТ – ул таудалардан тиз төшү өчен кулдан ясалган креатив чаналарның ачык фестивале. Чарада катнашуга 18 яше тулган кешеләр чакырыла. Чаналарның кызыклы конструкторлык идеясы, креатив экипировка, аларның финишка кадәр төшү ераклыгы, төшеп җиткәндә ясалган гадәти булмаган перфоманс һәм башка теләсә нинди иҗади күренешләр исәпкә алына. Приз фонды – 150 000 сум. Җиңүчеләрне компетентлы жюри һәм тамашачылар билгеләячәк.

"SunnyФЕСТ" – чана ярышлары гына түгел, ә истә калырлык кышкы бәйрәм ул. Чара кысаларында халык кәсепләре күргәзмәсе белән танышырга, төрле мастер-классларда катнашырга һәм районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Командалар катнашу өчен заявкалар 1 февральгә сылтама буенча кабул ителә. Конкурста катнашу өчен тулырак мәгълүматны 89063259048 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International