1 гыйнвардан Татарстанда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме артты

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы федераль закон белән 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең айлык минималь күләме айга 12 792 сум күләмендә билгеләнә.

Шул чорда эш вакыты нормасын тулысынча башкарган һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (шул исәптән кызыксындыру һәм компенсация түләүләрен исәпкә алып) хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән ким була алмый.

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар.

Хокукый хезмәт мөнәсәбәтләре бозылган очракта, хезмәткәр Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Татарстан Республикасында Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) турында белешмәлек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International