Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бу ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар.

Кагыйдәләр үсемлекчелек продукциясен үстерү, җыю һәм аннан соңгы эшкәртү, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын карау һәм тоту, сугару эшләре һәм җитештерүдә юынты суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү буенча җитештерү процессларын оештыру һәм үткәрү таләпләрен билгели.

Кагыйдәләрдә авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда персоналның хезмәт иминлегенә, җитештерү биналарына һәм эш урыннарына, АПКда технологик процессларга карата таләпләр, шулай ук чимал, материаллар, әзер продуктлар һәм калдыклар  ташуга карата таләпләр бар.

Кагыйдәләрдә төрле эш төрләренә карата таләпләр җентекләп тасвирланган һәм теге яки бу вәзгыятьтә ничек эш итәргә кирәклеге турында төгәл инструкцияләр бар. Әйтик, теплицаларда һәм парникларда барлык төр эшләрне башкарганда, өйдә кияргә яраклы йомшак табанлы аяк киемендә йөрү тыела. Яки, мәсәлән, мал сауган вакытта хезмәткәрнең кайсы яктан торырга тиешлеге күсәтелгән.

Яңа кагыйдәләрдә, алдагысы белән чагыштырганда, АПК өлкәсе хезмәткәрләренең тиешле хезмәт куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә ирешү механизмнары яңадан карала. Моннан тыш, алар  юнәлешле алым кертүне күздә тота, шулай ук "регуляторлы гильотина" принцибын исәпкә ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Кагыйдәләр 1800дән артык АПК оешмасына һәм Татарстанның авыл хуҗалыгында эшләүче 60,5 меңләп кешегә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International