Шәһәргә авылга алыштырып, үз эшен ачкан

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Атна саен без, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аны үстерүче кешеләр, гаилә фермалары, аякта нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Минзәлә районының Иске Мунча авылыннан Рәвгать Ханов.

70нче елларда Рәвгать Ханов Чаллы юл төзелеше идарәсендә механик булып эшли, ә аның хатыны Зәйнәп "Лира" кафесында пешекче була. Анда алар фатир алганнар. Әмма алар, шәһәр тормышын калдырып, туган якларына әйләнеп кайтырга һәм авылда үз эшләре белән шөгыльләнергә уйлыйлар.

Бүгенге көндә алар хуҗалыгында 68 баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 25 - савым сыеры, 2 тана, симертүдә - үгезләр һәм бозаулар. Берничә савым сыерыннан 30 литрдан артык сөт савыла. Хуҗалыкта сыерлар саву өчен “Доярушка” дигән 6 аппарат кулланыла. Яздан сөтне Тукай районының Әҗмәкәй авылында сыр җитештерүче эшкуарга тапшыралар.

«Мин тик торырга яратмыйм. Бу нәселдән килә дип уйлыйм. Әти колхозда эшләде. Әни дә колхоз эшеннән читтә калмады. Эшкә карашым белән мин әти-әнием буынына охшаган. Әти-әниләр гомер буе ялсыз-бәйрәмсез эшләсәләр дә, аларның хезмәте бик түбән бәяләнгән. Ә хәзер авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләгән кешенең хезмәт хакын да лаеклы ала», - дип билгеләп үтә фермер.

Предприятие хезмәткәрләре өчен барлык шартлар да тудырылган. Алар өчен фермер йортында махсус бүлмә бар, анда алар барысы бергә ашыйлар һәм ял итәләр.

“Безнең җирлектә терлекнең ит-сөт токымнарын тоту отышлы. Бозауларга ике ай дәвамында яңа савылган сөт эчерәбез. Көн уртасында һәр бозауга өстәмә рәвештә җылы су бирәбез. Бозауларны кечкенә балалар кебек карыйбыз, шуңа күрә алар яхшы үсәләр дә. Ел саен 10-15 баш үгез суябыз, итне туганнарга һәм дусларга сатабыз. Сөтне капка төбеннән үк алып китәләр”, - дип сөйли Рәвгать Ханов.

Печән әзерләүдә аңа гаиләсе булыша. Оныгы Булат Т-40 тракторында печән җыя. Улы Рафил машинада рулоннарга төрелгән печән ташый.

«Һәр сыерга 3 тонна, һәр бозауга 2 тонна югары сыйфатлы болын печәне әзерләдек. Саламны да күп итеп әзерләдек, 100 рулоннан артык. Фермерлар Илдус Хәбибуллин һәм Илгиз Заһиевтан тоннасы 8 мең сумнан катнаш азык сатып алдык. 40 тоннадан артык арпа һәм бодай сатып алдык. 70әр литрлы 4 казанда бәрәңге, алма, груша пешерәбез, аларны катнаш азык белән кушып, терлекләргә ашатабыз», - дип сөйли Булат.

Дәүләт ярдәме дә сизелерлек. 2020 елда фермер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан сыерлар асрауга 107 мең сумнан артык субсидия алган.

Әгәр сездә:Авылда ничек уңышлы бизнес төзергә? Нинди юнәлеш сайларга? Нәрсәдән башларга? Дәүләттән нинди ярдәм һәм субсидияләр алырга мөмкин? - дигән сораулар туса, болар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәге телефоны: 8-800-444-16-70 буенча мәгълүмат алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International