Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елга Министрлык каршындагы журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991 елның 27 декабрендәге 2124-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 48 статьясы һәм Министрлыкның 2009 елның 22 июлендәге 151/2-пр номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә 2021 елга Министрлык каршындагы журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә.

Аккредитацияләнгән журналистлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан уздырыла торган чаралар турындагы мәгълүматны оператив рәвештә тарату өчен махсус WhatsApp төркеменә кертеләчәк.

Аккредитацияләү хокукына, милек рәвешләренә һәм гамәлгә куючылар составына бәйсез рәвештә, барлык массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, шул исәптән чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары ия була. Чит ил массакүләм мәгълүмат чарасы журналистын аккредитацияләү өчен аның аккредитациясе Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы каршында аккредитацияләнгән булырга тиеш.

Аккредитацияләүгә гаризалар press-mshp@yandex.ru почтасы аша 20 гыйнварга кадәр кабул ителә. Гаризада журналистның фамилиясе, исеме, атасының исеме, аның вазыйфасы, эш һәм мобиль телефоннары, электрон почта адресы, массакүләм мәгълүмат чарасының тулы исеме, массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклыкның датасы һәм номеры күрсәтелә.

Аккредитацияләнгән журналистлар Министрлыкның массакүләм мәгълүмат чаралары өчен ачык чараларында катнашырга, чара турында рәсми документларның (көн тәртибе, пресс-релизлар, мәгълүмати-белешмә, статистик, аналитик һәм башка материаллар) күчермәләрен алырга хокуклы.

Аккредитацияләнгән журналистлар чара регламентын үтәргә һәм аның барышына тыкшынмаска, әгәр ул массакүләм мәгълүмат чарасы өчен махсус оештырылмаган булса, чарада катнашучылар эшчәнлегенә каршылык тудырмаска, үзенең һөнәри эшчәнлеген гамәлгә ашырганда Министрлык эшчәнлеге турында дөреслеккә туры килми торган белешмәләр таратмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International