Яңа ел чыршыларын терлекләргә азык өчен тапшырырга мөмкин

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр кешеләрен Яңа ел бәйрәменнән соң калган тере чыршыларны терлекләргә азык өчен җыю буенча акциядә катнашырга чакыра. Казанда Идел буе экология компаниясе 10 гыйнвардан тере чыршыларны кабул итү пунктының эшен оештырып җибәрде, ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан өйләрдә куелган чыршы, нарат, пихта агачларын һәм ботакларын махсус билгеләнгән урыннарга алып килеп, шунда урнаштырылган контейнерларга салырга кирәк.

Кабул итү пунктлары түбәндәге адреслар буенча тәүлек буе эшлиячәк:

-Гадел Кутуй урамы, 160 йорт, "Идел буе экология компаниясе" офисы янындагы контейнер;

-Җиңү Проспекты, 141, «Мега» гаилә сәүдә үзәгенең Кышкы бульвары территориясендәге контейнер.

Агачлар бары тик физик затлардан гына кабул ителә, чыршыларны алып килгәнче, башта аларны мишуралардан һәм уенчыклардан чистартырга кирәк.

Юридик затлардан һәм берләшмәләрдән зур партияләр белән чыршыларны кабул итү шартларын төгәлләштерү өчен акцияне оештыручылар белән +79874135475 телефоны буенча элемтәгә керүегезне сорыйбыз.

Җыелган агачларның барысы да Югары Ослан районының Шеланга авылындагы фермер хуҗалыкларына һәм Биектау районының Әлдермеш авылына җибәреләчәк. Чыршылар ылыслы ботакларны яратып ашаучы заанен токымлы кәҗәләргә азык булып китәчәк. 2020 елда уртак көч белән кәҗәләргә 1 тоннадан артык хуш исле азык җибәрә алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International