9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар старт ала. Мондый тикшерүләр республиканың барлык районнарында узачак.
Дөньяда иң популяр продуктларның берсе - икмәк, әлбәттә. Борын-борыннан табында иң мактаулы урын ипигә бирелә, ул тормыш символы булган һәм шулай булып кала да.
«Алтын көз – 2020» 22 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән "Нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен" конкурсында җиңүчеләр билгеле булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 10 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
Бүген, Халыкара авыл хатын-кызлары көнендә, көндәлек хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй казанган гади кешеләр турында без алып бара торган «Хезмәт кешеләре» рубрикасының героинясы - 20 елдан артык сыер савучы булып эшләүче Светлана Николаевна Гордеева.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 15 октябрьдә 16:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында әзер продукцияне сертификацияләүгә багышланган чираттагы бушлай вебинар уза.
Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә. Бу бик танылган булмаса да, әмма бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип, кыю рәвештә әйтергә була.
«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителүенә йомгак ясады һәм 2019 елда компаниянең ташламалы программалары ярдәмендә техниканы иң актив сатып алган ТОП-10 төбәкне билгеләде.
Саба аграр көллияте командасы, «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының йомгаклау этабында катнашып, «Ирекле тема» номинациясендә беренче урынны алды. Татарстан әлеге конкурста беренче тапкыр беренче урынны алды.
Бүген, 14 октябрьдә, чәк-чәк көне билгеләп үтелә, шул уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татарның кунакчыллык символы булган бу милли татлы ризыкны Татарстан Республикасында кемнәрнең җитештерүе турында сөйләргә булды.