Татарстанда «Фермер мәктәбе» старт ала

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» дигән укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлану турында хәбәр итә. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхозбанк гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Россельхозбанк мәктәп кысаларында "Нульдән" нәтиҗәле фермер бизнесын төзүгә теоретик һәм практик өйрәтү, шулай ук үз эшен башлап җибәргән эшкуарларга квалификацияләрен күтәрү программасын әзерләде.

«Фермер мәктәбе» проекты финанс яктан тотрыклы һәм табышлы яңа фермер хуҗалыклары булдыруга ярдәм итүгә, булган нәтиҗәлелекне күтәрүгә, АПКда бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән.

“Фермер мәктәбе” проекты ярдәмендә Татарстан Республикасында яңа эш урыннары гына булдырылып калмыйча, җирле базарда кирәкле сыйфатлы фермер продукциясенең яңа брендлары да барлыкка киләчәк, - дип билгеләп үтә «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова. - Курс Авыл хуҗалыгы министрлыгының төбәк брендларын алга этәрү программасы белән синхронлаштырылды, һәм без студентларыбызны Татарстанда аеруча перспективалы һәм ихтыяҗ булган "Сөт-ит терлекчелеге", "Кошчылык" юнәлешләре буенча эшләргә өйрәтәчәкбез”.

Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен 12 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр "Сөт-ит терлекчелеге" яки "Кошчылык" юнәлеше буенча презентация яки видеоролик әзерләргә һәм аны язылган гариза белән бергә sh.fermer_rt@mail.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Конкурс турында нигезләмә һәм башка документлар белән тулырак Министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Һәр катнашучы бары тик бер генә проект тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары эксперт буенча жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр 252 сәгатькә исәпләнгән "Фермер хуҗалыгы агробизнесы" яңадан һөнәри зерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачаклар, грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.

Шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларны алга таба үстерү һәм аларга ярдәм итү чаралары каралган. Укуларны башлау 2021 елның 24 февраленә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International