Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап алуны игълан итә.
Хәзер аграрийлар, «Бизнес Online» сайты аша Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сораулар биреп кенә калмыйча, үз теләкләрен дә калдыра алалар. Моның өчен баш биттә уң якта урнашкан баннерга гына басарга кирәк. Бу эшкә читтән торып бәя бирергә һәм проблемаларны ачыкларга, шулай ук аларны тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасының 43 районында бөртеклеләр җыялар, бүгенгә 789 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 31,7 ц/га.
Беларусь Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үсемлекчелек, шул исәптән орлыкчылык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Ааыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.
Бүген видеоконференция режимында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты авыл тематикасы буенча мәгълүмати проектларның «Минем җирем – Россия» бөтенроссия конкурсын уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре һәм ведомстволарның матбугат хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашында “Татарстан — казанышлар Республикасы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Авылга ярдәм” матбугат конференциясе узды.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында республикада 2019 елдан уңышлы гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» проекты дистәләгән кешегә үз эшләрен оештырырга һәм авыл хуҗалыгын актив үстерергә ярдәм итте.
Татарстан Республикасының кайбер районнарында бөртекле культураларны җыюда катнашучы иң яхшы комбайнчыларны бүләклиләр. Бүләкләрне урып-җыю чаралары барышында югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар ала.
Татарстан Республикасының 42 районында бөртеклеләр җыялар, бүгенгә 438 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 33,3 ц/га.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын бирүгә гаризалар алу башлану турында игълан итә, ул «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.