Татарстанда АПКда акыллы технологияләр куллану турында фикер алыштылар

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Цифрлы икътисадны үстерү һәм алдынгы технологияләрне киң куллану АПКда зур мөмкинлекләр ача. «РосАгрохимхезмәт» ФДБУнең Татарстан филиалы бу юнәлештә актив эш алып бара. Нәкъ менә шушы филиал базасында “Агробизнеста акыллы технологияләр: кырларны мониторинглаудан алып хәвеф-хәтәрләргә идарә итүгә кадәр” темага семинар оештырылуы очраклы гына түгел. Чарада инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Рәис Идрисов катнашты.

Филиал директоры Әнәс Локманов, минераль ашламаларны һәм агромелиорантларны дифференциацияле кертү кебек төгәл игенчелек элементларын гамәлгә кертү эше учреждение тарафыннан 2011 елдан башлап алып барыла, дип билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта интеллектуаль технологияләр тармакның алга таба үсешендә үзәк элемент булып тора”, — дип ассызыклады ул.

Семинар барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре, Татарстан галимнәре һәм Самара өлкәсе вәкилләре - барлыгы 50дән артык катнашучы, агробизнеста акыллы технологияләрне куллану мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

Пилотсыз очу аппаратлары темасы җанлы кызыксыну уятты. Ә бит бүген дроннар хәзерге авыл хуҗалыгы практикасында алыштыргысыз коралга әйләнде. Алар кырларны аэрофотога төшерү, проблемалы зоналарны ачыклау, культураларның торышын бәяләү, ашламалар кертү һәм үсемлекләрне яклау өчен файдаланыла. Пилотсыз очкычлар үсемлекләрне үстерү шартларындагы үзгәрешләргә оператив игътибар итәргә булыша, идарәчел карарларны төгәл һәм вакытында кабул итүне тәэмин итә.

Самарадан «Дрон Сервис» ҖЧҖ вәкилләре Глеб Гордеев, Артем Петрусев семинарда катнашучыларга дроннарны хәзерге шартларда куллану үзенчәлекләре, аларның өстенлекләре һәм нәтиҗәлелеге турында җентекләп сөйләделәр.

Шулай ук “Төгәл игенчелек һәм транспорт мониторингы системаларыннан заманча куллану” темасы да зур кызыксыну уятты. «Смарт-сервис» ҖЧҖ җитәкчесе Шамил Хәйруллин төгәл игенчелекнең кырлардан алынган белешмәләрне анализлау юлы белән ресурслардан файдалануны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган заманча ысуллары комплексы турында җентекләп сөйләде.

Семинарда катнашучыларны кызыксындырган “Кырларның цифрлы картографиясе. Бүгенгесе һәм киләчәге”, “Метеостанцияләр белешмәләре - агроиминиятләштерүнең төп элементы” темалары буенча да шактый сораулар булды, бу темалар авыл хуҗалыгы эшләрен планлаштыру һәм тикшереп тору, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен хәвеф-хәтәрләрдән яклау өчен мөһим инструмент булып тора.

Мәсәлән, әйләнә-тирә мохит мониторингын цифрлаштыру буенча «Сокол - Метео» компаниясе вәкиле Денис Аитов аңлатып киткәнчә, метеорологик белешмәләрне җыю һәм эшкәртү һава шартларына бәйле хәвеф-хәтәрләрне фаразлау моделен булдырырга ярдәм итә, бу исә фермерларга тискәре хәлләргә алдан әзерләнергә һәм ихтимал булган зыянны киметергә булыша.

Гомумән алганда, семинар югары нәтиҗәләргә ирешү һәм җитештерүдә хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен авыл хуҗалыгына алдынгы технологияләр кертергә кирәклеген күрсәтте. Цифрлы инструментларны һәм интеллектуаль системаларны куллану Россия агросәнәгать комплексын яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгару өчен шартлар тудыра.

 

 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International