Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында булды.
Сәфәр барышында Марат Җәббаров «Зеленая дача» (“Яшел дача”) ҖЧҖ эшчәнлеге белән кызыксынды. Предприятие республика территориясендә 2008 елдан бирле эшли, ул төргәкләнгән һәм эшкәртелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сәүдә челтәрләренә, кафе, рестораннарга һәм Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләренең туклану пунктларына җибәрә.
Министр яшелчәләрне төргәкләү һәм эшкәртү буенча җитештерү комплексы: яшелчәләрне коры чистарту һәм төргәкләү, яшелчәләрне вакуумда төргәкләү, яшелчәләрне стерильләштерү һәм пешерү, яфраклы яшелчәләрне эшкәртү линияләре, шулай ук суыткыч камералар белән танышып чыкты.
Яшелчәләр белән җитештерүче-тәэмин итүчеләр: «Нармонка» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, Дәүләтов Н.Г. КФХ, Миңнеханов М.И. КФХ, «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Иветичь» ИП, «Җиләкле үзән» ҖЧҖ һәм «Чистай» ХК АҖ.
Марат Җәббаров җиләк-җимеш-яшелчә эшкәртү предприятиеләрен үстерү буенча тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларын компания тәҗрибәсен өйрәнергә һәм аның уңай тәҗрибәләрен үзләштерергә өндәде.