Татарстан аграрийлары үсемлекчелектәге казанышлары өчен медальләр алдылар

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты «Үсемлекчелек продукциясен үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» конкурсына йомгаклар ясады. Ул «Алтын көз-2025» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында уздырылды.

Хуҗалыклар, оешмалар һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре тәкъдим иткән 110 конкурс эше арасында Татарстан Республикасы вәкилләре 9 алтын, көмеш һәм бронза медальләр алдылар.

«Бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» номинациясендә «Чирмешәнагро» ҖЧҖ алтын медаль белән бүләкләнде.

«Ябык грунтта яшелчә культуралары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» номинациясендә И.Г. Ганиев исемендәге «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ алтын медаль алды.

Бәрәңге, шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен көмеш медаль белән Казан дәүләт аграр университеты бүләкләнде. Ул шулай ук кукуруз, бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен дүрт бронза медальгә лаек булды.

“Җиләк-җимеш культуралары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” номинациясендә “Дуван бакчалары” җитештерү-сату-тәэмин итү буенча авыл хуҗалыгы кооперативы бронза медаль яулады.

Татарстан үсемлекчеләренең һәм галимнәренең үсемлекчелек өлкәсендәге эше «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International