Агросәнәгать комплексы компанияләре менеджерлары илнең «Җир тозы» дигән төп тармак рейтингында 13 категория буенча иң яхшы вәкилләрне сайлыйлар. Гаризалар 17 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
«Җир тозы» рейтингының максаты – нәтиҗәле агропредприятиеләр төзүче, заманча технологияләр кертүче, фәнне һәм мәгарифне алга этәрүче, авыл территорияләрен үстерүче, АПКның абруен һәм имиджын үстерүче җитәкчеләрнең казанышларын иҗтимагый һәм һөнәри яктан тану.
Проектта катнашу өчен гаризалар 17 ноябрьгә кадәр Россия менеджерлары ассоциациясе сайтында кабул ителәчәк: https://salt.amr.ru/. Нәтиҗәләр «Коммерсанть» басмасы битләрендә 2025 елның 23 декабрендә бастырып чыгарылачак.
«Җир тозы» АПК лидерлары рейтингы – Яңа ел алдыннан авыл хуҗалыгы казанышларын гына түгел, ә иң мөһиме – безнең стратегик тармагыбыз һәм илебез үсеше өчен хезмәт итүче кешеләрне дә ачыклау өчен күркәм традиция. Агросекторның һәр яңа рекорды, җитештерелгән һәр килограмм ит һәм литр сөт артында идарәчеләр һәм лидерлар командалары тора. Узган ел рейтингта үз эшенең 500 профессионалы катнашты. Болар - предприятиеләр җитәкчеләре, агрономнар, финансистлар һәм маркетологлар. Быел да без 13 номинациядә яхшылар арасыннан иң яхшыларын ачыклауны дәвам итәбез, тагын яңа номинация дә өстибез – профессионал шәраб җитештерүче. Шуны әйтергә кирәк, виноградчылык һәм шәраб җитештерү чын мәгънәсендә безнең АПКның визит карточкасына әверелде бит инде», - диде Россельхозбанк идарәсе рәисе Борис Листов.
Исемлекләр төзү үзенчәлеге «Иң яхшылар иң яхшыларны сайлый» принцибына нигезләнгән: рейтингта катнашучылар үзләре үк үз номинацияләрендә, конкрет һөнәри юнәлешләр буенча хезмәттәшләренең һөнәри уңышларын бәяләп, бер-берсе өчен тавыш бирәләр.
“Югары квалификацияле менеджерлар — Россиянең агросәнәгать комплексын үстерү драйверлары. Аларның компетенцияләре тармакның киләчәген билгели. «Җир тозы» рейтингында катнашу — ул ярыш кына түгел, ә бүген үзебезнең агросәнәгать комплексының йөзен үзгәртүчеләрнең реаль казанышларына һәм перспективаларына объектив бәя бирү”, – дип билгеләп үтте 2024 елда агросәнәгать комплексының иң яхшы ТОП идарәчеләре исемлегенә кергән “Азбука сыра” ҖЧҖ Татарстан предприятиесе генераль директоры Алексей Фатыйхов.
2025 елда конкурсантлар 9 төп һәм 4 махсус номинациядә ярышалар. Быел яңа номинация кертелде – профессионал шәраб җитештерүче.
Төп номинацияләр:
Предприятие җитәкчесе
Финанс директоры
Баш агроном
Прфессионал шәраб җитештерүче
Коммерция директоры/үсеш буенча директор
IT-директор
Персонал буенча директор
Логистика буенча директор
Маркетинг һәм/яисә коммуникацияләр буенча директор
Махсус номинацияләр:
Агробелем лидерлары
АПКның яшь җитәкчеләре
Фәнни эшләнмәләр инноваторлары
Фермерлар һәм эшкуарлар
Конкурс өченче мәртәбә Россельхозбанк һәм Россия менеджерлары ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.