Вячеслав Володин: Россиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни казанышларыннан бөтен дөнья файдалана

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасында «Россиянең азык-төлек иминлеге нигезе буларак агросәнәгать комплексында җитештерүнең һәм тирәнтен эшкәртүнең заманча технологияләрен үстерү һәм халыкның азык-төлек продуктларыннан файдалану мөмкинлеге» темасына «Хөкүмәт сәгате» узды. Утырышта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, РФ авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, профильле комитетлар һәм фракцияләр вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Нияз Хурамшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев катнашты.

Вячеслав Володин, эчке тулаем продуктта АПК өлеше арта, дип билгеләп үтте. Әмма Хөкүмәтнең депутатлар игътибар итәрлек проблемалары да бар, болар: техниканың кыйммәтләнүе, 10 елдан артык файдаланылган техниканың күп булуы кебек мәсьәләләр. “Без хезмәттәшләребезгә, аларның нәтиҗәлелеген күреп, ярдәм итәбез. Алар үз эшләрен белә торган профессиональ кешеләр, димәк, бу мәсьәләләрнең чишелешен табачаклар. Шуңа күрә безгә бүген бу хакта сөйләшергә кирәк. Әгәр без проблемаларны таныйбыз икән, димәк, аларны хәл итү юлларын эзләячәкбез”, - дип өстәде Дәүләт Думасы Рәисе.

Оксана Лут әйтүенчә, инде быел ук “бөртекле ашлык, бәрәңге, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кайбер майлы культуралар, шулай ук шикәр чөгендере былтыргыдан күбрәк җыелачак”. "Бүгенге көнгә без бункер авырлыгында 141,5 млн тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыйдык инде. Ел йомгаклары буенча фаразлар чиста күләмдә 135 млн тонна дәрәҗәсендә саклана”, - диде ул. Моннан тыш, терлекчелек тармагының барлык юнәлешләре буенча да тотрыклы үсеш саклана, ел йомгаклары буенча терлек, кош-корт, сөт һәм йомырка җитештерү буенча уңай динамика көтелә.

Антон Алиханов, химия сәнәгате авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен барлык төр ашламалар белән тулысынча тәэмин итә, барлык күләмнең өчтән ике өлеше экспортка чыгарыла, дип хәбәр итте. Аның белешмәләреннән күренгәнчә, ашлама җитештерүчеләр бу юнәлешкә соңгы 10 елда ике триллион сумга якын инвестиция керткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International