ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасының Сатып алуларны үстерү үзәге  сатып алулар өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча «Сатып алуларны башкарганда абруйны төшермәү» темасына семинар-киңәшмә уздырды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасының Сатып алуларны үстерү үзәге вәкилләре - генераль директор урынбасары Наилә Габидуллина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илнар Мәгъданов һәм әйдәүче юрисконсульт Дмитрий Чернов катнаштылар.


17
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүнең өченче этабын уздыру турында игълан итә:

Узган шимбәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңгән Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илмира Хәтбуллинаны котлады. Ул «Дәүләтнең һәм җәмгыятьнең цифрлы диалогы» проектын «Дәүләт граждан хезмәтендә ТР дәүләт телләре буларак рус һәм татар телләрен нәтиҗәле куллану» номинациясендә уңышлы яклады.

Татарстан Республикасы мелиораторлары һәм агрохимиклары эше янәдән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан иң югары бәя алды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты «Үсемлекчелек продукциясен үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» конкурсына йомгаклар ясады, аның йомгаклары буенча Татарстан аграрийлары иң күп бүләкләр алучылар булдылар. Ул «Алтын көз-2025» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында уздырылды.

Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Мисыр Гарәп Республикасында булды. Аның составына Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре керде.

Республикада 13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәр шимбәдә һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.


15
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грант алуга гаризалар кабул итүне игълан итә. Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2021 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.

Татарстан Республикасында 114 мең га мәйданда уңыш җыясы калган, шул ук вакытта көнбагыш 75,5 мең га тәшкил итә. Орлык өчен кукуруз 28,5 мең га мәйданда, ягъни планнан 56% мәйданда суктырылган. Кырларда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә. Шикәр заводларына 1 млн. тонна чимал чыгарылган, ягъни тулаем җыемның 40%ы, 939 мең тонна эшкәртелгән, 136 мең тонна шикәр җитештерелгән. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

2025 елның 23-25 ноябрендә Сиан шәһәрендә Россия-Кытай Дуслык, тынычлык һәм үсеш комитеты оештырган VI Россия-Кытай бизнес-форумы узачак. Ул Россия һәм Кытай эшлекле даирәләре хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре буенча тематик мәйданчыкларны берләштерүче бердәм киңлек булачак.


14
ноябрь, 2025 ел
җомга

13-14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Финанс ярдәме алу өчен документлар пакетын рәсмиләштерү һәм экспертизалау» программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләре стажировка үтте. Стажировкада Казан шәһәреннән, Әлки, Әтнә һәм Питрәч муниципаль районнарыннан дәүләт хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International