Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасарын билгеләп куйдылар, ул - Нияз Хурамшин.
Министрның яңа урынбасары карамагына республикада кече агробизнеска ярдәм итүнең комплекслы системасын булдыручы төп бүлекчәләр: кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлеге, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү компетенцияләре үзәге» ДБУ һәм Министрлыкның гомуми бүлеге күчә.
Нияз Хурамшин агросәнәгать комплексында 2005 елдан бирле эшләгән. 2014 елдан ул Саба муниципаль районында «Көек» авыл хуҗалыгы кооперативын, аннан соң «Тулпар» авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкли.