Казанда кабат “Изобилие” халык куллану товарлары ярминкәсе узачак

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

2025 елның 26-30 ноябрендә Казанның Спорт сарае фойесында (Мәскәү ур., 1 йорт) халык куллану товарларының айлык күргәзмә-ярминкәсе — «Изобилие» (”Муллык”) Татарстан сәүдә фестивале узачак.

Фестивальдә киң ассортиментта товарлар тәкъдим ителәчәк, шул исәптән үзебездә җитештерелгән азык-төлек продуктлары, текстиль эшләнмәләр, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм башкалар булачак.

Чара кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру максатында уздырыла һәм ул республикада күргәзмә-ярминкә эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

Ярминкә биш көн эшләячәк, ул катнашучыларга һәм килүчеләргә хезмәттәшлек итү һәм сатып алулар, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен киң мөмкинлекләр ача, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проект максатларына һәм бурычларына туры килә.

Катнашучылар өчен тулырак мәгълүмат фестиваль сайтында бирелгән: https://izobilie-kazan.ru/

Чара Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге ярдәмендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International