Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районында булды.
Сәфәр барышында Рафаэль Фәттахов «Родина» колхозының тәүлеклек җитештерү күләме 150 тонна булган яңа терлек азыгы үзәген карап чыкты.
Татарстан Республикасы өчен терлек азыгы үзәкләре төзү өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә 24 муниципаль районда 57 азык үзәге эшли, аларда 212 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтелә. Әлеге максатлар өчен җайланмалар сатып алуга чыгымнарның - 50%ын һәм биналар төзүгә чыгымнарның 30%ын каплауга дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Бүгенге көнгә республикада 490 мең тонна печән әзерләнгән, бу еллык ихтыяҗны 150%ка каплый, 3 млн 100 мең тонна сенаж — планнан 94,2% һәм 3 млн 19 мең тонна силос — ихтыяҗның 80,3%ын тәшкил итә. Республика буенча шартлыча бер баш терлеккә уртача 37,3 центнер азык туры килә, бу ел ярымга кирәкле азыкның 93%ын тәшкил итә.