Казанда яңа «Фермер утраучыгы» ачылды

2025 елның 14 ноябре, җомга

Бүген Казанда яңа «Фермер утраучыгы» ачылды. Биредә фермер хуҗалыклары товарлары: республиканың 17 муниципаль районыннан 30 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе җитештергән сөт, ит, казылык һәм кондитер продукциясе сатылачак. Ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин катнашты.

Яңа «Фермер утраучыгы»ның операторы - Ләйлә Минһаҗева. Ваклап сату тәҗрибәсе булган эшкуар сәүдә мәйданчыгы белән идарә итә һәм шунда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен җитештерүчеләрне берләштерә.

Нияз Хурамшин болай дип билгеләп үтте: “Әлеге мәйданчык - җирле җитештерүчеләрдән сыйфатлы фермер продукциясе сатып алырга мөмкин булган тагын бер уңайлы нокта. Бу безнең фермерлар өчен - яңа сату базарлары, халык өчен - сыйфатка ышаныч. Ышанам, бу “утраучык” ышаныч материгы булачак!”.

Проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты кысаларында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм азык-төлек продукциясе җитештерүчеләргә үз продукцияләрен махсус «утраучыкларда» урнаштыру мөмкинлеге бирә.

Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе ярдәмендә Россиянең 38 субъектында барлыгы 96 «Фермер утраучыгы» оештырылган, аларның киштәләренә инде 1100дән артык җитештерүче үз продукциясен тәкъдим итә. Татарстан Республикасында 6 «Фермер утраучыгы» эшли, шуларның 4се - Казанда, берсе - Арчада һәм берсе - Биектау авылында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International