“Август-Агро” сезонга йомгаклар ясады һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләде

2025 елның 14 ноябре, җомга

Бүген Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында «Август-Агро» компаниясенең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Август» компаниясе генераль директоры Александр Усков, «Август-Агро» ИК генераль директоры Айдар Галәүтдинов катнашты.

«Август-Агро» ИК компаниясендә берьюлы 212 мең тонна ашлык сыйдырышлы 2 элеватор, 13 ашлык чистарту-киптерү комплексы, орлыкларны эшкәртү һәм саклау комплексы, авыл хуҗалыгы техникасын сату буенча дилерлык үзәге, 4 сөт-товар комплексы эшли.

Марат Җәббаров, чара кунакларын сәламләп, «Август-Агро» компаниясенең Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә үзеннән зур өлеш кертүен ассызыклады. “Үз эшчәнлеген Мөслим районында башлап, компания үзенең эшчәнлеген ышанычлы рәвештә киңәйтә, бүген инде республиканың 10 районын колачлый”, - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, профессиональлеге, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүе һәм җир ресурсларына нәтиҗәле идарә итүе нәтиҗәсендә «Август-Агро» бөртеклеләр, рапс һәм көнбагыш җитештерү буенча алдынгы урынны били, аларның тулаем җыемы 370 мең тоннадан артык. “Шунысын да билгеләп үтәсем килә, компания ТОП-5 сөт җитештерүчеләр исемлегенә керә”, - дип өстәде министр.

Александр Усков: “Август - зур коллектив, мин аларга зур уңышлар телим. Сезнең эшегез бик авыр һәм шул ук вакытта бик мөһим, бурыч - илне туендыру!”.

Айдар Галәүтдинов: “Безнең җир, җир ресурслары, иң заманча сөт комплекслары һәм элеваторлар, безнең техника — болар барысы да безне алга этәрә. Ә тагын безнең кеше ресурслары һәм алга баруга омтылыш”.

Чара азагында Марат Җәббаров «Август-Агро» идарәчел компаниясенең агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш керткән иң яхшы хезмәткәрләрен котлады һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International