16 февральдә “Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы” компанияләр төркеме (АСЭРГрупп) тарафыннан оештырылган «Ачык сервитут, сакланулы зоналар һәм рөхсәтсез төзелеш алып бару: иң яңа законнар һәм практика 2022» Бөтенроссия онлайн-марафоны узачак.
2021 елда АГРОКӨЧ табышы 47,6 млрд. сумга җитте. Холдингның төп предприятиеләре: «Чаллы-Бройлер» үзенең финанс күрсәткечләрен - 25%ка, “Агрокөч-Чаллы.МПК” - 26%ка, “Агрокөч-сөт” - 8%ка, Актаныш ХПП (он, катнаш азык, май сатуны) - 26%ка арттырды. 2021 елда АГРОКӨЧ үз проектларын үстерүгә 3,9 млрд. сум акча юнәлдергән.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2021 елда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча республика дәүләт программасының үтәлешенә йомгаклар ясалды.
Татарстанда «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының 2021 елгы эшчәнлегенә йомгаклар» темасына онлайн режимында видеоконференция узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары − Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, филиал җитәкчеләре һәм белгечләре, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының районара һәм район бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Qummy foodtech предприятиесе вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Рацин» АҖенең «Хәләл» продукциясе экспортлау проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Qummy компаниясенең генераль директоры Артем Симонянц, Qummy компаниясенең операцион директоры Сергей Мусханов, «Планета хәләл» ГКны гамәлгә куючы Радик Гафуров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Югары Ослан районының «Фатыйхова А.З.» КФХсында булды һәм предприятие җитәкчеләре, белгечләре белән киңәшмә үткәрде.
Бүген берьюлы берничә муниципаль район крестьян-фермер хуҗалыкларының 2021 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмәләр уздырды.
Бүген министр урынбасары Рафаэль Фәттахов Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында «Ак Барс» кошчылык комплексы базасында булды. Биредә катнаш азык ташу өчен КамАЗ-5490 газ автомобильләре файдалануга кертелгән.
Бүген Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының балалар ризыгы брендына 4 ел тулды. Ул 2018 елда барлыкка килгән иде, ул чакта стерилизацияләнгән, адаптацияле «Грудничок» сөт катнашмасы урынын ультрапастеризацияләнгән «Адамилк-1» һәм «Адамилк-2» сөт катнашмалары алды. Шул вакыттан сөт катнашмалары һәм балалар өчен барлык продукция яңа «Обнимама» бренды астында чыга башлады.
2021 елда Россельхозбанк Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына 21 миллиард сум кредит бирде. Аларның 14,3 миллиард сумы сезонлы эшләргә китте. Россельхозбанкның Татарстан филиалы ташламалы кредит бирү кысаларында 19 миллиард сум акча бирде, бу узган календарь елына караганда 41 процентка күбрәк. Шуның 4,5 миллиард сумын кече хуҗалык предприятиеләре алды, бу 2020 елдагыга караганда 7 тапкыр күбрәк. Хәзерге вакытта Россельхозбанк кыска сроклы ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә лидер булып тора. Төбәк базарында филиал өлеше 50 % тәшкил итә, шул исәптән кече хуҗалыкларга кредитлар бирү буенча – 81 %.