Татарстан делегациясе терлекчелек өлкәсендә тәҗрибә алмашу өчен Новосибирскида булды

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Эре мөгезле терлекләрне генотиплаштыру эшләрен оештыру  тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Татарстан Республикасы делегациясе Новосибирскида булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан делегациянең төп катнашучылары: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе  башлыгы Юлиана Юльметьева.

Новосибирск Авыл  хуҗалыгы министрлыгында  узган  Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Новосибирск өлкәсе авыл хуҗалыгы министры Евгений Лещенко белән очрашуда Новосибирск  өлкәсендә аграр секторның үсеш нокталары, казанышлары, үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Очрашудан соң Татарстан хуҗалыкларында кулланыла торган биопрепаратлар җитештерүче «СИББИОФАРМ» ҖБ ҖЧҖендә булдылар.  Предприятиедә терлекчелек үсемлекләре һәм терлек азыгы җитештерү өчен микроб һәм фермент препаратлары әзерләү буенча экскурсия үткәрелде.

Делегация шулай ук «Цитология һәм генетика институты» федераль тикшеренү үзәгендә булды, анда   үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге гена  технологияләре өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр белән таныштылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International