«РИВЦ» АҖ Татарстан Республикасы АПКсын цифрлы трансформацияләү тәҗрибәсен күрсәтәчәк

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июньдә Түбән Новгородта барлык индустрияләрне цифрлы трансформацияләү  мәсьәләләре буенча дәүләт һәм бизнесның глобаль диалогы һәм кооперациясе өчен Россиядә беренче  конференция – ЦИПР 2022 старт алды.

Конференция бизнес-форумны һәм күргәзмә киңлеген үз эченә ала. Төрле тармаклар буенча 38 күргәзмә стенды һәм 73 панель дискуссия тәкъдим ителәчәк, алар түбәндәге 5 тематик трекка кагыла:

* Цифрлы трансформация стратегиясе;

* Чынбарлыкны үзгәртә торган технологияләр;

* Киләчәк өчен тотрыклылык һәм иминлек;

* Алдынгы инновацияләр һәм стартаплар;

* Технологияләрнең кире ягы.


 Татарстан Республикасы АПКсын цифрлы трансформацияләү тәҗрибәсен «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре үзләренең күргәзмә стенды кысаларында күрсәтәчәк. Татарстан Республикасында АПКны цифрлы трансформацияләү буенча актуаль проектлар турында «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин җентекләбрәк сөйләячәк.

 «АПКда цифрлы трансформация» темасына панель дискуссия кысаларында Нияз Хәлиуллин Татарстан Республикасында АПКны цифрлы трансформацияләү стратегиясе, бердәм цифрлы экосистема һәм аграрийларга үз предприятиеләрен цифрлаштыру өчен бирелә торган мөмкинлекләр турында сөйләячәк.

Дата: 2 июнь

Вакыт: 10:00 - 11:30

Дискуссиягә сылтама буенча тоташырга мөмкин:

https://www.youtube.com/c/%D0%9A%D0%BE%D0%BD%D1%84%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%BD%D1%86%D0%B8%D1%8F%D0%A6%D0%98%D0%9F%D0%A0

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International