Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Пермь крае делегациясен кабул иттеләр. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов һәм Марсель Мәхмүтов, шулай ук «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты. Пермь крае делегациясен Пермь краеның агросәнәгать комплексы министры Павел Носков җитәкләгән һәм министрның беренче урынбасары Татьяна Пестова килгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә хайваннар өчен йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау мәсьәләләре буенча республика штабы утырышы узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре һәм ветеринария берләшмәләре башлыклары да катнашты.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2022 елның 20 гыйнварына көзге бөртекле культураларның торышын бәяләделәр. Учреждение белгечләре, кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында, атна буена 2,4 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып тикшерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең киңәйтелгән уртак коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Константин Савенков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Камияр Байтемиров рәислегендә Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, шулай ук банк вәкилләре, компетенцияләр үзәге вәкилләре, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Хәзер Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының сөт продукциясе атна саен хатын-кызлар өчен «Бишек» («Колыбель») кризис үзәгенең Казан, Яшел Үзән филиалларына да китерелә. Үзәк бөтен кирәкле продукцияне: атланмай, сөт, каймак, эремчек һәм йогыртларны бушлай ала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен конкурс нигезендә сайлап алуга документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Документлар һәм гаризалар 2022 елның 24 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр кабул ителә.
"Агрокөч" 2021 елда үз брендлары астында продуктлар сату темпларын 40%ка яки 3 млрд сумга арттырды. Холдингта төргәкләнгән продукцияне сатуның гомуми күләме 10,7 млрд. сум тәшкил итә. Үсеш сәбәпләре арасында ассортиментның оптимальләшүен, базар таләпләренә тиз реакция булуны һәм хәләл стандарты буенча продукция җитештерүне билгеләп үтәләр.
Россельхозбанк 2021 елда иң эре Своё Фермерство аграр экосистемасында авыл хуҗалыгы техникасына булган ихтыяҗны анализлады һәм кредитка сатып алу өчен иң популяр товарларны ачыклады. Шунысы акчыкланды: ихтыяҗның 60%ы – тракторларга, 30%ы – пресс-җыйгычларга, тагын 10%ы комбайннарга һәм мини-тракторларга туры килә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе тарафыннан оештырылган чара түбәндәге максатларда үткәрелә:
- татар токымлы атларны популярлаштыру;
- әлеге токымның иң яхшыларын ачыклау һәм күрсәтү;
- нәсел эше тәҗрибәсе белән уртаклашу;
- теләгән мастьне билгеләү һәм булган тамгаларын ачыклау юлы белән татар токымлы атларны ярышларга кертү кагыйдәләрен эшләү.